«2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 11 ноябрьдә «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тренинглар үткәрде. Чарада 22 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәресләр 1 нче социаль участокта, Биектау районының 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Тренингларда катнашучыларга интернет-бәйлелекне профилактикалау ысуллары турында сөйләделәр, виртуаль киңлектә үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында искәрттеләр.
Төркемле эш барышында яшүсмерләр Интернетка алмаш эзләделәр. Компьютерга бәйлелекне кисәтү максатыннан алар психологтан тиешле киңәшләр алдылар.
«Уңышлы кеше» дәресендә яшүсмерләр уңышның состав өлешләре турында күзаллаулар формалаштырдылар, максатлар куярга һәм аларга ирешергә өйрәнделәр.
Дәрес ахырында укучыларга ышаныч телефоны һәм аның эш принциплары турында сөйләделәр. Барлык катнашучыларга да буклетлар һәм телефон номеры язылган ручкалар таратылды.