Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 11 ноябрь көнне тәрбияче һәм физик культура буенча инструктор «Олимпия чемпионнары» дигән спорт-танып-белү программасы үткәрделәр. Чараның максаты – балаларда Олимпия уеннары турында күзаллауны формалаштыру, спорт төрләре турында белемнәрне тирәнәйтү.
Тәрбияче кыскача гына Олимпия уеннары, Уеннарның символикасы һәм традицияләре турында сөйләде. Балалар флагтагы биш төснең һәрберсенең нәрсә аңлатканын белделәр, Олимпия чемпионнары турындагы фильмны бик теләп карадылар. Аннан соң, ике командага бүленеп, балалар җитезлектә һәм кыюлыкта көч сынаштылар.
Барлык катнашучылар да яхшы кәеф алдылар һәм бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Һәркем үзенә истәлеккә Олимпия флагы ясады.