«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында көн саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән дәресләр үткәрелә. Алар өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга, көнкүреш һәм иҗтимагый адаптацияләүгә юнәлдерелгән.
Күзәтүләр күрсәткәнчә, медицина тернәкләндерү чаралары уңай нәтиҗәләр бирә. Әйтик, Александр Погорелов әле күптән түгел генә урын өстендә әйләнергә дә курыккан, чөнки аның аягы нык авырта. Көндәлек дәресләр һәм табиб билгеләгән дәвалану уңыш китергән. Ул караваттан торып кына калмыйча, ходункилар ярдәмендә йөри дә башлаган. Социаль хезмәт алучы кеше уңай үзгәрешләргә шат һәм дәресләрне дәвам итәргә планлаштыра.