Түбән Камада балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш алып барыла

2021 елның 12 ноябре, җомга

Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә 10 ноябрь көнне чираттагы дәрес узды. «Якын кешеләр» клубында психолог Наталья Емельянова социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге хатын-кызлар өчен чара үткәрде. Очрашуның максаты – гаиләләрдә микроклиматны яхшырту.

Башта психолог катнашучылар белән «Ташландык йорт» ассоциатив тесты ярдәмендә гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр диагностикасын үткәрде. Балалар белән аралашуның деструктив формасын кисәтү максатыннан, белгеч конфликтлы ситуацияләрдә эмоциональ яктан кызуны минимальләштерергә һәм үзара мөнәсәбәтләрдә тигезлекне торгызырга мөмкинлек бирә торган берничә күнегү күрсәтте.

Ахырда психолог «Балаларны тәрбияләү» дигән белешмәлек таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International