«Изгелек» үзәгендә мәшгульлек үзәге вәкилләре белән очрашу узды

2021 елның 12 ноябре, җомга

Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучыларның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре белән очрашуы булды.

Тернәкләнүчеләргә мәшгульлек үзәге тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрне нинди категория гражданнар ала алуы турында сөйләделәр, «Россиядә эш» порталында «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында укулар узуга язылу тәртибен аңлаттылар.

Чарада 15 кеше катнашты. Алар барысы да халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлеге һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International