Буа интернат-йортында яшәүчеләр белән профилактик әңгәмә үткәрделәр

2021 елның 12 ноябре, җомга

«Компьютер грамоталылыгына өйрәтү» дигән түгәрәк эшчәнлеге кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгеч «Коронавирус пандемиясе чорында мошенниклардан ничек сакланырга» дигән видеоролик карау оештырды.

Чараның максаты – гражданнарның төрле төр интернет-мошенниклык төрләре турында хәбәрдарлыгын арттыру. Видео караганнан соң социаль хезмәт алучылар Интернетта бик игътибарлы һәм сак булырга кирәклегенә инандылар.

Социаль эш буенча белгеч Д. В. Гыйльфанова сүзләренә караганда, Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләрен даими кабатлау өлкәннәргә мошенникларның корбаны булмаска мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International