Атнага бер тапкыр Югары Ослан районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кулинария мәктәбе дәресләре уза. Социаль хезмәтләр алучылар рәхәтләнеп бергә җыела, аралаша, яраткан рецептлары белән уртаклаша һәм, әлбәттә, төрле ризык әзерли. Бу аларга үз әһәмиятен тою, эмоциональ-психологик халәтне яхшырту, социаль активлыктан канәгать булу мөмкинлеге бирә.
Кичә интернат-йортта яшәүчеләр кәбестә бөккәне пешерделәр. Әйтергә кирәк, кәбестәне алар бакчада үзләре үстерде. Кулинар ролендә Бөек Ватан сугышы ветераны Лариса Отставнова иде. Камыр ризыгы бик тәмле булып пеште, бөккән белән барлык интернат-йортта яшәүчеләрне сыйладылар.