Социаль хезмәт алучыларның психик һәм физик халәтен яхшыртуга юнәлтелгән эшчәнлекнең бер төре буларак, гарденотерапия Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында инде күп еллар кулланыла. Технология кешегә комплекслы уңай йогынты ясый торган ысулларга карый.
Чираттагы дәрестә Алена Афанасьевна, җырлап, бүлмә гөлләрен эшкәртте: аларны корыган яфраклардан һәм шиңгән чәчәкләрдән чистартты, яфракларның тузанын сөртте. Елена Ореховская яран һәм спатифиллум гөлләрен күчереп утыртты. Эш вакытында социаль хезмәт алучылар өйдә нинди чәчәкләр үстерүләрен искә төшерделәр, яран гөленең файдасы турында сөйләштеләр.