«Өмет» үзәгендә менталь инвалидлар белән эшләүдә психолог җыелмасы кулланалар

2021 елның 12 ноябре, җомга

Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Юлдаш» клубы әгъзалары белән дәресләр уздырдылар. Менталь тайпылышлары булган затлар катнашында чаралар 2 нче социаль участокта узды.

Эштә дүрт модульне үз эченә алган «Приоритет» психология җыелмасы кулланылды. Аны куллану вак моториканы, күрү-киңлек юнәлешен, сүз-логик фикерләүне, хәтерне үстерүгә, башлангыч дәрәҗәдәге менталь математиканы өйрәнүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International