Тармаклардагы кадрларга ихтыяҗ һәм кирәкле вакансияләр турында

2021 елның 12 ноябре, җомга

Бүгенге көндә кадрларга ихтыяҗ төзелеш өлкәсендә – 13,2 мең вакансия (21,3 %), эшкәртүче җитештерү – 12,2 мең вакансия (19,8 %), транспортлау һәм саклау өлкәләрендә – 5,8 мең вакансия (9,4 %) зур.

Иң кирәкле вакансияләр – машина йөртүчеләр, төрле белгечлекләр буенча инженерлар, пешекчеләр, табиблар, тәрбиячеләр, укытучылар.

1 нче ноябрьгә Татарстан Республикасында иң югары хезмәт хакы тәкъдим ителгән топ-5 эш урыны түбәндәгечә:

- торба җәюче машинисты (уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе 90000,0 сум);

- төрүче (88251,0 сум);

- химия һәм нефть сәнәгате предприятиеләре җиһазлары монтажнигы (81925,0 сум);

- тагылма грейдер машинисты (80000,0 сум);

- линиядә торбалар аеручы (78645,0 сум).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International