Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән халык һәм бизнеска, шул исәптән кече һәм урта бизнеска, аеруча иң күп зыян күргән тармакларда, ярдәм итү чаралары нәтиҗәсендә «коронавирус чикләүләре» нәтиҗәләрен киметүгә һәм хезмәткәрләрнең күпләп кыскартылуына һәм эш белән тәэмин ителешенең кимүенә юл куймауга ирешелде.
РФ Президенты В. В. Путинның халыкны эш белән тәэмин итүне торгызу буенча йөкләмәсен үтәү йөзеннән, 2021 елның дүртенче кварталына Татарстан Республикасында эш белән тәэмин ителүчеләр саны 1 969,7 мең кеше тәшкил итәргә тиеш. Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органы үткәргән тикшеренүләр буенча, 2021 елның 10 аенда республика икътисадында мәшгульләр саны инде 1 975,8 мең кеше тәшкил итә.