Икътисадның барлык секторларында диярлек эшне яңарту теркәлгән эшсезләр саны һәм эшсезлек дәрәҗәсе кимүгә китерде. 1 нче гыйнварга республикада 38 651 эшсез теркәлгән булса, 1 нче ноябрьгә бу сан 14 753 кешене тәшкил итә.
Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы үткәргән тикшеренүләр буенча, уртача 2021 елның 10 ае эчендә республикада гомуми эшсезлек дәрәҗәсе 2,7 % тәшкил иткән, ул узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда кимегән (3,7 %).
Халыкның эш белән тәэмин ителү дәрәҗәсе 62,2 % тәшкил итә (узган елның шул ук чорында – 61,4 %).