Минзәлә интернат-йортында кызыклы һәм файдалы әңгәмә

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Авыз куышлыгын карау» дигән темага дәрес узды. Анда социаль хезмәтләр алучылар, шулай ук учреждение хезмәткәрләре катнашты.

Җыелучылар алдында социаль хезмәтләр алучы, һөнәре буенча теш табибы Григорий Горбунов һәм интернат-йортның өлкән шәфкать туташы Венера Сальманова чыгыш ясадылар. Махсус чара өчен авыз куышлыгы макеты әзерләнде. Тешләре ничек дөрес чистартырга, ничек теш щеткасын һәм пастасын сайларга, бит гимнастикасы – катнашучылар болар һәм башка күп нәрсәләр турында белделәр. Алар үз сорауларына җаваплар алдылар һәм белгечкә профессиональ консультация өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International