«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре һәм белгечләре социаль хезмәт алучылар белән яңа коронавирус инфекциясеннән вакытында прививка ясатуның мөһимлеге турында аңлату эшләре алып баралар.
9 ноябрь көнне бүлек мөдире һәм социаль хезмәткәр кергән мобиль бригада хезмәт алучы ике пенсионерны вакцинацияләү пунктына илтүне оештырды. Өлкән кешеләр анкета тутырдылар, ә прививка алдыннан аларны табиб-гериатр тикшерде.
Бу юнәлештә Тәтеш районында эш дәвам итә.