Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль эш буенча белгече кулларның вак моторикасын яхшырту һәм декоратив-гамәли иҗатка кызыксыну уяту максатыннан чара үткәрде.
Башта кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын кабатладылар, ә аннары катнашучылар гәҗиттән трубочкалар үрүгә керештеләр. Белгеч эш өчен кирәкле барлык инструкцияләрне дә биреп торды.
Чарада барлыгы биш кеше катнашты. Алар барысы да кул астындагы материаллардан оригиналь эшләнмәләр ясарга өйрәнде.