Өлкән буалылар виртуаль сәяхәтләрен дәвам итә

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Виртуаль туризм» инновацион технологиясен кертү аша өлкәннәрнең ялын оештыру буенча эш дәвам итә. Технология өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга җәмгыятьнең социаль тормышында катнашу, мәдәни-тарихи һәм дини кыйммәтләргә якынаю мөмкинлеге бирә.

Бүген социаль хезмәтләр алучы Рауза Рифкать кызы үтенече буенча өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Казан шәһәренең истәлекле урыннары буенча виртуаль экскурсия оештырды. Өлкән кеше канәгать калды һәм кайгыртучанлык һәм игътибар өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

Мондый чаралар әйләнә-тирә мохитне белүне яхшыртуга һәм өлкән кешедә тарих, мәдәният һәм әйләнә-тирә дөньяга карата кызыксыну формалаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International