3 һәм 10 ноябрьдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, когнитив бозылулары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге тору бүлегендә, «Баш миенең уңярымшары ярдәмендә рәсем ясау дөньясы» программасы кысаларында чираттагы мастер-класслар үткәрелде.
«Ботактагы песи» мастер-классында катнашучылар үзләренә таныш булган техникаларны кабатладылар, ә «Жираф» дәресендә буяулар һәм пумала белән эшләүнең яңа алымнары белән таныштылар. Һәр мастер-класс берничә этаптан торды.
Һәр дәреснең нәтиҗәсе әзер картина гына түгел, ә иҗади тернәкләндерү аша социаль хезмәт алучыларның психоэмоциональ халәтен яхшырту.