Минзәлә интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәнен туган көне белән котладылар

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән шәфкать туташы Венера Сәлмәнова һәм юрисконсульт Любовь Наумова тыл хезмәтчәне Галия Дәүләтшинаны туган көне белән котладылар. Өлкән кеше игътибарга бик шат иде, яшьлеген, сугыш елларын искә төшерде.

Галия Дәүләтшина 1928 елда Минзәлә районы Сәмәкәй авылында туа. Әтисе сугышта үлгән, әнисе берүзе җиде бала тәрбияләп үстергән. Галия Дәүләтшина җиде еллык мәктәпне тәмамлаган, озак вакытлар Сукырлар һәм инвалидлар җәмгыятендә эшләгән. Сугыш вакытында колхозга урып-җыю эшләренә җәлеп ителгән була.

Галия Дәүләтшина Минзәлә интернат-йортына 2020 елның октябрендә урнаша. Биредә ул кайгыртучанлык, башка социаль хезмәтләр алучыларның ярдәмен тоеп яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International