«Веста» үзәгенең хезмәт тернәкләндерү кабинетында чираттагы дәрес узды

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ландыш Зарипова «Тегү эше» юнәлеше буенча хезмәт тернәкләндерү кабинетында чираттагы дәрес үткәрде. Тукымадан чәчәкләр ясау буенча чарада социаль хезмәтләр алучы хатын-кызлар катнашты.

Катнашучыларны тукыма, бәйләм җебе һәм тасмалардан чәчәк ясау техникалары белән таныштырдылар. Үз куллары белән ясалган эшләнмәләр өй өчен оригиналь декор һәм Әниләр көненә менә дигән бүләк була ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International