«Патриот» программасы кысаларында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге педагоглары һәм Нурлат муниципаль районы Халыклар Дуслыгы йорты вәкилләре социаль хезмәт алучы балалар өчен таныштыру экскурсиясе оештырды.
Балигъ булмаган балаларга Татарстан Республикасының милли составы һәм төбәк территориясендә тормышка ашырыла торган милли сәясәт турында сөйләделәр. Балалар шулай ук актуаль күргәзмәләр белән таныштылар, милли-мәдәни мохтариятләрнең кабинетларында булдылар. Дуслык музеенда социаль хезмәт алучылар осталар кулы белән ясалган һәм шәһәр халкына бүләк ителгән экспонатларны карадылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Халыклар Дуслыгы йорты базасында төрле чаралар еш үткәрелә. Мәдәният үзәгендә музыка коллективлары, күргәзмәләр оештырыла, яшьләр белән эш алып барыла.