Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

16 ноябрь көнне сәгать уннан уникегә кадәр Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге барлык теләүчеләрне «Полюс» ҖКФ ҖЧҖ һәм «Полюс-Альфа» ҖКФ ҖЧҖ катнашында вакантлы эш урыннары кече ярминкәсенә чакыра.

«Полюс-Альфа» ҖКФ ҖЧҖ машина төзелеше өлкәсендә эшли, «Полюс» ҖКФ ҖЧҖ металл эшкәртү һәм механик җыю эшләре белән шөгыльләнә.

Чара барышында эш эзләүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: эретеп ябыштыручы, фрезерлаучы, станок операторы, юрисконсульт, инженер-технолог, хезмәтне саклау буенча инженер, оста, токарь, механик җыю эшләре слесаре һәм инженер-конструктор. Хезмәт хакы 23 000 сумнан 50 000 сумга кадәр.

Килүчеләр кадрлар хезмәте вәкилләре белән шәхсән очраша, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә, шулай ук хезмәт законнары, һөнәри белем алу, һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча консультация ала, мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре турында белә алачак.

Хезмәтләр бушлай күрсәтелә.

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Яшел Үзән шәһәре, Татарстан ур., 1.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (84371) 5-54-02.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International