Арчаның тернәкләндерү үзәгендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан чара узды

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында кичә Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Инна Нурмиева «Минем туган телем» дигән ачык күңел ачу чарасы үткәрде.

Башта балалар туган тел турында сөйләштеләр, презентация карадылар. Картада реабилитантлар Россиядә нинди халыкларның яшәвен карадылар. Шулай ук балаларны төрле милләт костюмнары белән таныштырдылар. Очрашу «Бөтен Җир балалары дус» дигән җыр астында әйлән-бәйлән белән тәмамланды.

Тәрбияче сүзләренә караганда, мондый чараларда туган тел төшенчәсе формалаша, балаларда телләр белән кызыксыну уяна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International