Балигъ булмаган балалар яши торган гаиләләрнең торак урыннарында янгыннарны кисәтү максатыннан, Тәтеш районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре янгын хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә күп балалы гаиләләр йортларында автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру буенча эш алып баралар.
2020 елда район башлыгы ярдәме белән янгын хәбәрчеләре 119 торак бинасына урнаштырылды. Агымдагы елда тагын 26 гаилә күп балалылар рәтенә керде, аларның йортларында приборлар куела да инде.
Хәбәрчеләрне кую барышында акт төзелә, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелә, тиешле белешмәлекләр таратыла.