«Өмет чаткысы» үзәгендә тернәкләнүчеләр Монтессори-материаллар белән эшлиләр

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Монтессори-материаллар кулланып чираттагы дәрес уздырылды.

Дәрес башында логопед Лемара Ганиева балаларга үзләренә ошаган хайваннар төшерелгән вкладышлар сайларга тәкъдим итте. Балалар хайваннарның теге яки бу тән өлешләренең ничек аталуын белделәр, вкладыш элементларын сүттеләр һәм җыйдылар. Аннары катнашучылар «кКем тизрәк вкладыш җыя» дигән уен уйнадылар. Чараның йомгаклау өлешендә балалар җәнлекләрнең тән өлешләренең исемнәрен кабатладылар, буядылар.

Дәрес әйләнә-тирә дөнья турында күзаллауларны киңәйтергә, сүзлек запасын тулыландырырга һәм баетырга, Монтессори-материаллар белән эшләүнең яңа тәҗрибәсен алырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International