Татарстанлыларны сораштыруда катнашырга һәм хезмәт базарындагы вәзгыятьне бәяләргә чакыралар

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Hh.ru тикшеренүләр хезмәте һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, хезмәт базарындагы хәлне бәяләү өчен, сораштыру үткәрәләр.

Эшкә урнашу мәсьәләсе татарстанлылар өчен ни дәрәҗәдә кискен? Асылда эш эзләү кыенмы? Өстәмә эш алу кирәкме? Эштән куылу куркынычы бармы? Бу һәм башка сорауларга теләге булган барлык татарстанлыларга җавап бирергә тәкъдим итәләр. Сораштыру аноним һәм 7 минуттан да күбрәк вакыт алмый.

Сораштыруда катнашыр һәм үз фикерең белән уртаклашу өчен сылтама: https://kakdela.hh.ru/poll/qNw4ztb1oiOT74uNYQIaX?source=external.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International