Республиканың эш бирүчеләре тарафыннан 61 меңнән артык вакансия тәкъдим ителә

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

2021 елның 10 ноябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 14 595 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 97 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,72 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 61 180 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 913 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,24 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 422 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 17 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International