Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында шахмат-шашка турниры узды. Аны юрисконсульт Любовь Наумова үткәрде.
Ярышларда берничә кеше катнашты. Уенчылар арасында Валерий Клюквин җиңүче булды. Математик фикерли белү аңа шахмат уенында гына түгел, бораулау эшләрендә дә ярдәм иткән.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый интеллектуаль чаралар фикерләүне үстерә, актив озын гомерлелек чорын озайта, ә акыл эше атеросклероз һәм деменцияне профилактикалау булып тора.