9 ноябрь көнне Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Бөтен Җир балалары дус!» дигән тематик программа үткәрделәр. Чараның максаты – балаларда төрле милләт кешеләре арасындагы дуслык турында күзаллау формалаштыру.
Очрашу кысаларында балаларга башка халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында сөйләделәр, төрле илләрдә балаларны тәрбияләү үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Шулай ук катнашучыларны дуслык турында балалар әдәби әсәрләре белән таныштырдылар.
Чара ахырында балалар «Бәйләүче җеп» психологик тренингында катнаштылар һәм дуслык кагыйдәләрен кабатладылар.