Министрлык алимент түләтү мәсьәләләре буенча Лениногорск районы гражданнарын кабул итте

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

9 ноябрьдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Суд приставларының федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР Юстиция министрлыгы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР Иҗтимагый палатасы белән хезмәттәшлек кысаларында Лениногорск муниципаль районының балигъ булмаган балалары булган гаиләләренә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бердәм кабул итү көне үткәрде.

Озак вакытлар алимент түләүләре алмаган гаиләләрнең катнашуы муниципаль берәмлекнең башкарма комитеты белән берлектә тәэмин ителде.

Кабул итү барышында алиментларны түләтү мәсьәләсен хәл итү өчен мөрәҗәгать итүчеләрнең дә, кызыксынган ведомстволарның да алга таба гамәлләре билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International