Мөслим өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 8 ноябрь көнне сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән чираттагы дәрес үткәрелде. Мондый эш учреждение хезмәткәрләре тарафыннан өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы кысаларында даими алып барыла.
Бу юлы шәфкать туташы Г. Ф. Кашапова өлкәннәр белән сәламәт яшәү рәвеше файдасы, организм өчен тәмәке һәм алкогольнең зыяны турында әңгәмә үткәрде, сәламәт яшәү рәвешен алып бару буенча киңәшләр бирде. Алга таба социаль хезмәт алучылар саф һавада скандинавия йөреше белән шөгыльләнделәр. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән индивидуаль тернәкләндерү дәресләре үткәрелде.
.jpg)