6 ноябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Марина Сәгыйдуллина мәктәп яшендәге балалар белән «Минем Татарстан» дигән патриотик сәгать үткәрде.
Балалар конституция – гражданнарның барлык хокуклары һәм бурычлары язылган төп закон икәнлеген белделәр, республиканың төп символларын искә төшерделәр, кроссворд чиштеләр, викторина сорауларына актив җавап бирделәр.
Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бәйрәм көнендә балалар Россия Федерациясе гимнын башкардылар. Тәрбияче Андрей Бушуев җитәкчелегендә балалар илнең үткәненә чумдылар, Халыклар бердәмлеге көненә кадәр булган тарихи фактларны белүгә викторинада катнаштылар.
Туган якны өйрәнү күргәзмәсе барышында приютта тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче төрле халыкларның мәдәнияте белән таныштылар.
Бәйрәм чарасы тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар башкаруындагы иҗади номерлар белән тәмамланды.