Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларында тематик чаралар үткәрелде.
Чистайның «Юлдаш» интернат-йортында викторина узды, социаль хезмәт алучылар Россия гимнын тыңладылар, ватан турында шигырьләр сөйләделәр, рус һәм татар телләрендә җырлар җырладылар.
Алабуга интернат-йортында «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. «Лейся, песня» иҗат коллективында катнашучылар башкаруында Россия, мәхәббәт һәм дуслык турында җырлар яңгырады. Мәдәни ялны оештыручы Любовь Капина һәм хезмәт буенча инструктор Светлана Исмәгыйлева татар биюен башкардылар.
Минзәлә интернат-йортында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мәгълүмати сәгать оештырылды. Социаль хезмәтләр алучылар бәйрәм тарихы, ил территориясендә яшәүче халыклар һәм аларның гореф-гадәтләре турында белделәр. Учреждение хезмәткәрләре милли киемнәр киеп, үз халкының тарихы турында сөйләделәр.
Аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар да игътибардан читтә калмады. Интернат-йорт хезмәткәрләре һәркемне бәйрәм белән шәхсән котладылар.
Шулай ук Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан урамда флешмоб оештырылды.