«Чишмә» үзәге балалар рәсемнәре конкурсы оештырды

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балалар рәсемнәре онлайн-конкурсы үткәрделәр. Чараның максаты балаларның төрле милләт һәм мәдәният вәкилләренә карата толерант мөнәсәбәтен формалаштыру иде.

Конкурста социаль хезмәт алучылар арасыннан балигъ булмаган балалар, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм хезмәткәрләрнең балалары актив катнашты. Рәсемнәрне алар оештыручыларга Интернет аша юлладылар. Әзер эшләрдән учреждение фойесында иҗади күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International