Россиядә Фән һәм технологияләр елы кысаларында 8 ноябрь көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Электроник янында кунакта» дигән танып-белү дәресе үткәрелде. Чарада 15 хезмәт алучы катнашты.
Дәрес барышында балалар электр тогының нәрсә икәнен һәм аның кайдан килеп чыгуын белделәр, электр приборлары турында табышмакларга җавап бирделәр, электр приборларыннан куркынычсыз файдалану кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыттылар. Мавыктыргыч дәрес практик эш белән тәмамланды.
Мондый чаралар, оештыручылар сүзләренә караганда, балаларда әйләнә-тирә дөньяны өйрәнүгә кызыксыну, яңа белемнәргә омтылыш уята.