«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләрне инвалидларга карата толерант булырга өйрәтәләр

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата толерантлык, хөрмәт һәм сизгерлек тәрбияләү максатыннан 7 ноябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Венера Якупова «Сак булыгыз, ак кул таягы» дигән дәрес үткәрде. Чарада мәктәп яшендәге 13 бала катнашты.

Дәрес җәмгыятькә янәшәдә аеруча игътибарга мохтаҗ кешеләр яшәвен искә төшерүгә, җәмәгатьчелек игътибарын күрү сәләте бозылган кешеләр проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Балалар Халыкара ак кул таягы көненең барлыкка килү тарихы һәм танылган сукыр кешеләрнең тормыш тарихлары белән таныштылар. Шулай ук балалар уеннарда катнаштылар һәм күрү буенча инвалидларга урамда йөрү ничек авыр булуын аңладылар.

Чара ахырында приютта тәрбияләнүчеләр «Сак булыгыз, ак кул таягы» дигән белешмәлек әзерләделәр һәм алга таба ак кул таягы тоткан җәяүлеләргә аерым игътибар итәчәкбез, дип вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International