Пет-терапия – психологик сәламәтлеккә юл

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

Пет-терапия, яки анималотерапия – психотерапевтик ярдәм күрсәтү өчен хайваннар һәм аларның образларын куллануны күздә тотучы терапия төре. Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты территориясендә песиләр яши. Алар социаль хезмәтләр алучыларның игътибарын һәм мәхәббәтен тоеп яшиләр.

Өлкәннәр песиләрнең стрессны җиңәргә ярдәм итүләрен һәм психологик хәлгә уңай йогынты ясауларын яхшы белә. Аз хәрәкәтләнүче гражданнар үзләренең дуслары янына урамга ашыгып торалар. Хайваннар белән аралашуның нәтиҗәсе өлкәннәрне сөендерә: аларның тормышка карата кызыксынулары һәм максаты барлыкка килә, алар бер-берсенә карата мәрхәмәтлерәк булалар. Моннан тыш, хайваннар белән аралашу вакытлыча булса да борчуларны һәм авыртуларны онытырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International