Шушы көннәрдә Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Анна Закирова «Бергә бердәм» дигән акция үткәрде. Чараның максаты – гражданнарның игътибарын яңа коронавирус йогышын профилактикалау чараларын үтәү кирәклегенә җәлеп итү.
Акция барышында Анна Закирова шәһәр халкына шәхси саклану чаралары таратты, Covid-19 профилактикалау чаралары һәм вакытында вакцинацияләү кирәклеге турында искә төшерде.