Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Татарстан Республикасы Конституциясе турында син нәрсә белергә тиеш» дигән сораулар һәм җаваплар сәгате узды. Чараны юрисконсульт Любовь Наумова үткәрде.
Дәрес законнарны үтәү мөһимлеге турында күзаллауны, актив гражданлык позициясен, хокукый культура күнекмәләрен формалаштыруга, гражданлык-хокукый аңны үстерүгә юнәлдерелгән. Социаль хезмәт алучылар дәүләт бәйрәме тарихы, ТР Конституциясенең төп нигезләмәләре турында белделәр. Шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр кроссворд чиштеләр, гражданинның хокукларын үз рәсемнәрендә сурәтләделәр.
Чара ватан турында шигырьләр уку белән тәмамланды. Форсаттан файдаланып, интернат-йортта яшәүче язучы Сәлисә Гәрәеваны туган көне белән котладылар.