Яр Чаллының «Ышаныч» үзәгендә социаль технологияләр актив кулланыла

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре эшендә актив рәвештә мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә этәрергә мөмкинлек бирә торган социаль технологияләр кулланалар.

Социаль хезмәткәрләр белән бергә хезмәт алучылар даими рәвештә физик күнегүләр комплекслары башкаралар. Моннан тыш, иң яхшы шәхси күрсәткечләргә ирешү өчен, гражданинның сәламәт туклануына һәм су балансын саклауга зур игътибар бирелә.

«Ышаныч» үзәгенең социаль хезмәт алучылары арасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең спорт эшчәнлеге социаль хезмәткәрләрнең һәм хезмәт алучыларның уртак һәм үзара тулыландыра торган эшчәнлеге ярдәмендә нәтиҗәлерәк булуын раслый торган күп кенә уңай мисаллар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International