Түбән Кама районында көн саен профилактик рейдлар үткәрәләр

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

26 нчы октябрьдән 3 нче ноябрьгә кадәр Түбән Кама районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт алучы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар, шулай ук сугыш ветераннары өйләренә барып рейдлар уздырыла.

Чараларның максаты булып көзге-кышкы чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, ялгыз затларның һәм социаль куркыныч хәлдә булган гражданнарның өйләрендә һәм фатирларында мич һәм газ җиһазларының эшкә яраклылыгын тикшерү тора.

Социаль хезмәткәрләр тарафыннан 186 пенсионер өчен, шул исәптән когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге гражданнар өчен инструктаж үткәрелде. Барлык гражданнарга тематик белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International