Халыклар бердәмлеге көне алдыннан «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгечләре Буа ветеринария техникумы студентлары белән төркемле дәрес үткәрделәр.
Дәрес башында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, дәүләт язмышында Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарскийның роле, әлеге ике Ватан патриотларына куелган һәйкәлнең тарихы турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Аннан соң яшүсмерләр дискуссиядә катнаштылар, Россиянең дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар, кроссворд чиштеләр.
Чарада катнашучылар халыклар бердәмлегенә омтылырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр, чөнки бердәмлек – ул бөек көч.