«Юлдаш» интернат-йортында өлкәннәр өчен куркынычсызлык дәресләре үткәрәләр

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Республика гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында 1 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Чистай районы «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты берничә чара оештырды.

Социаль хезмәт алучылар арасында анкеталау һәм гражданнар оборонасы буенча инструктаж үткәрелде. Шулай ук айлык дәвамында учреждение холлындагы мониторларда террорчылыкка, янгынга каршы тору темаларына видеороликлар күрсәтелде, «Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдә халыкны яклау» дигән тематик күргәзмә оештырылды.

Өлкәннәр социаль эш буенча белгеч оештырган интерактив дәрестә катнаштылар, өлкән кешеләрнең көндәлек тормыштагы куркынычсызлыгы белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International