Яңа Чишмә интернат-йорты карамагындагылар үзизоляциядә ничек яшиләр

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

19 октябрьдән Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты үзизоляция режимында эшли. Бу көннәрдә учреждениедә санитар җыештыру үткәрелә, социаль хезмәтләр алучыларның сәламәтлегенә яраклаштырып микроклимат булдырыла, дезинфекция чаралары, бактерицид лампалар, битлек һәм перчаткалар мониторингы үткәрелә.

Үзизоляция вакытында яшәүчеләрнең ялын һәм мәшгульлеген оештыруга аерым игътибар бирелә. Ике атна эчендә белгечләр көндәлек арт-терапия, хезмәт, китап терапиясе буенча дәресләр, күңелле стартлар үткәрделәр, социаль хезмәт алучылар көн саен территория буенча йөрделәр һәм саф һава суладылар, адаптив спорт уеннары уйнадылар. Кинофильмнар карау, аз хәрәкәтләнүчеләр өчен китаплар уку, «Дон» күпфункцияле комплексында шөгыльләнү – һәркем күңеленә хуш килгән шөгыльне сайлый алды. Шулай ук музыкаль, бию һәм интеллектуаль кичәләр оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International