«Изгелек» үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган викторина узды

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

1 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган викторина үткәрделәр.

Чара башында катнашучыларга Халыклар бердәмлеге көне кайчан бәйрәм ителә башлануын искә төшерделәр. Социаль хезмәт алучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, бу көн белән бәйле ил геройларын искә төшерделәр. Чара иҗади эш – презентация ясау белән тәмамланды.

Викторинада биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International