Минзәлә интернат-йортында тематик кичә оештырдылар

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Хэллоуин уңаеннан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәткәрләр, социаль хезмәт алучылар белән берлектә, маскарадлы мавыктыргыч тематик кичә оештырдылар.

Бәйрәмнең бизәге төрле мистик символлар һәм җан ияләре иде: карачкылар, очучы тычканнар, үз куллары белән ясалган кабак-яктырткычлар. Интернат-йортта яшәүчеләр төрле уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар, биремнәрне үтәделәр, җырладылар, биеделәр һәм шаярдылар.

Барлык катнашучылар да бик яхшы күңел ачтылар һәм позитив заряд алдылар. Бәйрәм аларга башка илләрнең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International