30 октябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Венера Якупова мәктәп яшендәге балалар белән профилактик дәресләр үткәрде.
«Ут белән шаярма. Сак бул!» аралашу сәгате вакытында балаларга янгын чыгу сәбәпләре турында сөйләделәр, янгын чыгу очрагында нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәттеләр, ут белән сак эш итү күнекмәләрен формалаштырдылар. Презентация карау алган белемнәрне ныгытырга ярдәм итте. Янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаждан соң приютта тәрбияләнүчеләр тематик белешмәлекләр төзеделәр.
Эчкечелеккә тискәре караш формалаштыру, эчкечелек нәтиҗәләре турында балаларның күзаллауларын киңәйтү, сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү максатыннан Венера Якупова «Хәмер – сәламәтлекне җимерүче» дигән темага рәсем конкурсы оештырды. Приютның 12 тәрбияләнүчесе үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр, шул рәвешле дәрес темасын ничек аңлаганнарын күрсәттеләр.