2021 ел башыннан Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәме белән эшсез гражданнар арасыннан 849 кеше эшкә урнаштырылган. Үз эшләрен табучылар арасында Екатерина Н. да бар.
Екатерина үсеп килүче эре компаниядә баш геофизик булып эшләгән, әмма күптән эшчәнлек өлкәсен алыштырырга уйлаган. Эштән киткәннән соң ул эш эзләү максатыннан мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә һәм «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында бушлай белем алу мөмкинлеге турында белә. «Россиядә эш» порталында укыту программасын сайлаганда аны «Тьютор озата баруы» дигән яңа юнәлеш кызыксындыра, һәм ул аның буенча укуга керешә.
Үзенең эшлекле сыйфатларын уңышлы күрсәткән Екатеринага уку вакытында уку Иннополис Университетында вакантлы урын тәкъдим иттеләр. Уку тәмамланганнан соң ул яңа вазифаларга кереште. Менә шулай Яшел Үзәндә яшәүченең хатын-кызның хыялы тормышка аша, һәм ул үзен яңа һөнәрдә таба.