Татарстанлыларны кыска эш атнасы көтә

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Җитештерү календаре буенча 2021 нче елның 4, 5, 6 һәм 7 ноябрь көннәре эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрьХалыклар бердәмлеге көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.

Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы законы нигезендә 6 ноябрьТатарстан Республикасы Конституциясе көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта өстәмә ял көне бирелми (Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы законының 1 статьясының 5 өлеше).

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2021 елда ял көннәрен күчерү турында» 2020 елның 10 октябрендәге 1648 номерлы карары нигезендә, эшчеләрнең ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатыннан 2 нче гыйнвар шимбәдән ял көне 5 нче ноябрь җомгага күчерелде.

Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында бу эш атнасы өч көнгә кадәр кыскара. 3 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

Россия Федерациясе Президенты 2021 нче елның 20 нче октябрендә «Россия Федерациясе территориясендә 2021 нче елның октябрь-ноябрь айларында эшләми торган көннәр билгеләү турында»гы 595 нче номерлы указга кул куйды. Документ нигезендә, 2021 нче елның 30 нчы октябреннән 7 нче ноябренә кадәр эшләми торган көннәр дип санала, эшчеләрнең хезмәт хакын саклана. Шул ук вакытта гавами хакимият органнарына, башка органнарга һәм оешмаларга эшләми торган көннәрдә әлеге органнарның һәм оешмаларның эшчәнлеген тәэмин итүче хезмәткәрләр санын билгеләргә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International