«Ак кул таягы» айлыгы дәвам итә

2021 елның 29 октябре, җомга

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Ак кул таягы» айлыгы кысаларында тематик чара узды. Мәдәни ялны оештручы Любовь Капина һәм хезмәт буенча инструктор Светлана Исмәгыйлева күрмәүче кешенең атрибуты – ак кул таягы, рельефлы-нокталы шрифтны уйлап табучы кеше, дөньяда күрмәүче һәм начар күрүче кешеләрнең саны, үзләренең сәләтләренә лаеклы куллану тапкан уникаль шәхесләр турында сөйләделәр.

Шулай ук өлкәннәр композитор, автор-башкаручы, продюсер һәм педагог Д. Бикчәнтәев турында белделәр. Ул 11-16 яшьлек өч күрмәүче укучыдан торган НеЗаМи» ансамблен җитәкли.

Чара барышында, күрү буенча инвалид булуга карамастан, учреждение тормышында актив катнашкан интернат-йортта яшәүчеләрне дә искә төшерделәр – бу Владимир Яшин һәм Геннадий Рубцов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International