30 октябрь – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

2021 елның 29 октябре, җомга

Ел саен 30 октябрьдә Россиядә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне үткәрелә. Бу датага рәсми Искә алу көне статусы 1991 елда бирелгән. Бу көнне нигезсез рәвештә репрессияләргә дучар булган, төзәтү-хезмәт лагерьларына җибәрелгән, шулай ук атып үтерелгән кешеләрне искә алалар.

Татарстанда 2 194 реабилитацияләнгән зат һәм сәяси репрессияләрдән зыян күргән дип танылган 100 кеше яши.

Республикада Сәяси репрессия корбаннарын искә алу китабының 28 томы басылып чыкты. Алар үз эченә 1917-1987 елларда сәяси җинаятьләрдә гаепләнү буенча кулга алынган һәм хөкем ителгән, шулай ук 1920-1930 елларда хакимиятнең җирле органнары карарлары нигезендә административ репрессиягә дучар ителгән татарстанлылар турында мәгълүматны ала (https://kniga.tatarstan.ru/repres).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International